Глазурь и кофе

Новости со всего света

Алмачуар на русском

by adminon 24.09.201924.09.2019

Алмачуар (Галимҗан Ибраһимов)

урнаштыру коды уртаклаш урнаштыру коды уртаклаш The code has been copied to your clipboard. The URL has been copied to your clipboard

No media source currently available

0:00 0:09:59 0:00 йөкләү аудио уйнаткыч

Миңа җиде-сигез яшь иде. Ниндидер кара йөзле, усал күзле бер башкорт үзенең кара, матур, симез биясен безгә бүләк итте. Ул аны үз кулы белән йортыбызга китерде, капка янындагы зур ташка утырды һәм дога кылды.

Авыл халкы бу эшкә гаҗәпләнде. Бу саран, усал, явыз көрәшче Әлемголның дошманы Хафизга (безнең әтигә) бия бирүе бик сәер иде! Биясе дә нинди бит: тирә-якта дан тоткан ике алмачуар чабышкының анасы! Карынында бер колын бар!

Бу хәл һичкемнең башына сыймый. Безнең күрше карчык Фатыйха әби:

— Балалар, бу эш хәерлегә булмас! Монда берәр хәйлә бардыр, — ди.

СЛОВА:

кара йөзле – черноликий
симез биясен – тучная кобыла
үз кулы белән китерде – здесь: привел своими руками
дога кылды – помолился
авыл халкы – жители деревни
саран – скупой
көрәшче – борец
дошман – враг
сәер – странный
тирә–якта дан тоткан – имевший славу в округе
алмачуар – пегий
чабышкы – скакун
карынында – в утробе
колын – жеребёнок

Сафа карт та бу сүз белән килешә:

— Таштан су чыгар, усак агачы алма бирер, ди, шайтан иманга килер. Әмма Әлемгол бай бу данлыклы бияне һәм карынындагы колынын Хафизга болай гына бирмәс. Монда берәр этлек бардыр, балалар, — ди.

Башкорт боларны тыныч кына тыңлап торды да елмайды һәм хикәясен сөйләде.

Ул сөйләде, ә халыкның аптыравы шатлыкка әйләнде.

СЛОВА:

килешә – здесь: соглашается
чыгар – выйдет
усак агачы – осина
болай гына – просто так
этлек – подлость
хикәя – рассказ
аптыравы – удиввление
әйләнде – здесь: превратилось

Безнең әткәй Мөхәммәтхафиз исемле. Ул яшь чакта имән кебек таза, лачын кебек үткен, арыслан кебек көчле булган диләр. Сугышта да, көрәштә дә аны беркем җиңмәгән. Иң зур сабан туйларында да ул ерактан килгән данлыклы көрәшчеләрне җиңгән…

Менә бервакыт Чишмәдә зур сабан туе була. Монда бик ерактан көрәшчеләр, чабышкылар килә.

Көрәш башлана.

Безнең әти бөтен баһадирларны җиңә.

Ахырдан ябык бер кара башкорт чыга.

Кинәт данлыклы Хафиз егыла!

СЛОВА:

лачын кебек үткен – хваткий как сокол
сугышта – в драке
көрәштә – в борьбе
җиңмәгән – не побеждал
ерактан – издалека

Әтинең дуслары һәм авыл халкы моның белән килешми, тагын көрәшүне сорыйлар.

Ике як та риза була. Баһадирлар тагы түгәрәк мәйданга чыга.

Кинәт башкорт әтине тагын ега.

Мәйдан кайный!

Безнең әткәй Зариф абыйга кулын күрсәтә:

— Сынганмы, чыкканмы?

— Зарар юк, чыккан гына, — ди.

Мин ул вакыт бик кечкенә идем, әммә хәтерлим: әти кызыл сөлгесе белән яшел чапанны алды да, икенче кулын муенына асты һәм өйгә кайтып китте.

Мин аңар сүз дәшмәдем, курыктым. Әллә тирләгәнгә, әллә ачуланганга, аның йөзе кара иде.

— Җитәр, көрәштек, монысы актыгы булыр! — диде.

Һәм сүзендә торды: шуннан соң сабан туйларына аяк атламады. (Аның батырлыкларын әкият итеп сөйләделәр).

Халык башкортның сүзен тыңлап торды да: «Без боларны инде беләбез», — диде.

«Әмма җиңүче башкортның йөрәгендә аннан соң ниләр булганы сезнең төшегезгә дә кермәгәндер, — диде башкорт. — Хафиз, мин сине екканда хәйләләдем… Бу вакыт күңелемә шик килде. Шулай да үземне тыя алмадым, бәлки, ходай кичерер, дидем дә сине ектым…

СЛОВА:

ике як – обе стороны
кайный – кипит
чыккан – здесь: вывих
зарар юк – ничего страшного
сөлге – полотенце
әллә тирләгәнгә – то ли от того, что вспотел…
сүзендә торды – слово сдержал
аяк атламады – шагу не шагнул
төшегезгә дә кермәгәндер – и во сне, наверное, не снилось
хәйләләдем – (я) схитрил
күңелемә шик килде – в душе затаилось сомнение
тыя алмадым – не смог сдержать

Сабан туеннан кайттым да егылдым: сул кабыргам астында нәрсәдер тырный, чәнчи. Шулай өч ай яттым.

Бу авыру Хафизны рәнҗетүдәндер. Терелсәм, биямне аңа бирермен дидем.

Терелдем, әмма бияне жәлләдем.

Берничә ел үтте, тагын сул кабыргам астында нидер тырный, нидер чәнчи… Шулвакыт төшемә үлгән бабам керде:

— Ахмак бала, сиңа җан кыйбатмы, бия кыйбатмы? — ди.

Хәзер инде мин менә монда.”

Картлар гаҗәпләнделәр. Сафа бабай башкортның аркасыннан какты:

— Китаптан кебек сөйлисең: начарга гына түгел, яхшы сүзгә дә акылың җитә икән, — ди.

Башкалар да рәхмәт әйтәләр, яңадан дога укыйлар.

— Хафизның бик авыр еллары иде. Бу бияң бәхет алып килсен, — диделәр.

СЛОВА:

кабырга – ребро
тырный – царапает
чәнчи – колет
ахмак – дурак
җан кыйбатмы – жизнь дорога?
аркасыннан какты – похлопал по спине

Картларның сүзе дөрес: безнең йортның, чынлап та, авыр еллары иде. Әткәй кебек зур, таза, сылу абыемны сәбәпсез гаепләделәр. Авылыбызда бик бай бер кеше бар иде. Беркөн аны урманда кыйнаганнар, талаганнар. Үлгәнче ул:

— Башкаларын танымадым… Берсе Озын Хафизның улы Шәяхмәт иде… — дигән.

Абыйны шул сәгатьтә үк алып китәләр. Хөкем булды.

Әти абыйга ярдәм итәргә тели, актык атын, сыерын бирә. Әмма булмый. Абыйны егерме елга каторгага хөкем итәләр… Без бөтенләй ярлы калабыз…

Бердәнбер апа да күрше урамдагы гармунчы Фәхригә ябышып чыкты. Әтинең «быел еллар авыр, бераз сабыр итик» дигәнен тыңламады, Фәхри белән күрше авылга барганнар да никах укытканнар.

СЛОВА:

гаепләделәр – обвинили​
талаганнар – ограбили
башкаларын танымадым – остальных не узнал
хөкем – суд
актык – последний
ярлы – нищий
ябышып чыкты – вышла замуж без разрешения
сабыр итик – потерпим

Әнкәй бик елап карады.

Әти:

— Егеткә сүзем юк, Гайния минем авыр хәлемне аңламады… — дип, аларны куып чыгарды.

Әнкәй һаман күз яшьләрен сөртә-сөртә:

— Картым, ачуланмасаң, балаларны кунакка чакырыр идем, — дип әйтә иде. Әмма әткәй ризалашмады:

— Мин үлгәч чакырырсын! — дип әйтә…

Әти-әнинең догасы кабул булды. Башкорт биясе безнең йортка бәхет алып килде. Әти аны икенче көнне эшкә җикте. Икенче елны әти тагын бер ат алды.

Әмма бу көз минем өчен зур кайгы китерде.

СЛОВА:

авыр хәлемне – тяжёлое состояние
куып чыгарды – выгнал
догасы кабул булды – молитва была услышана
эшкә җикте – запряг на работу
кайгы китерде – принёс беду

Бервакыт әти бия белән утынга барган. Елга аша чыкканда бия егылган һәм колынын салган. Мин бик каты еладым. Күрше малайларга алмачуар атым була дип мактанган идем бит!

Әни елаган өчен мине һаман әрли, ә әти тынычландыра:

— Елама, балам, — ди. — Хәзер ике ат булды инде. Без аны башкортка бирербез, бер ел җикмәбез. Киләсе елга алмачуарың булыр, — ди.

Мин атналар, көннәр үтүен дә бармак белән санадым…

Бурлы бия буаз. Без хәзер аны җикмибез. Җиксәк тә, бик якынга гына.

Мин бияне җиккәннәрен күрәм дә елыйм:

— Я, син, Закир, юкка елама… Ярар, җикмәбез, — ди.

Мин шатлыгымнан әлләкая сикерәм. Ни кушсалар, шуны эшлим.

Кайберәүләрнең бияләре инде яз башында колынлады.

Их, кайчан минем колын да шулай сикереп йөрер икән!

Шауламагыз, бирәсе әйберем әллә кайчан әзерләнгән. Тик тизрәк тусын гына!

Соңгы көннәрдә әткәй белән бик каты әрләштек.

СЛОВА:

утын – дрова​
колынын салган – жеребёнка потерял
мактанган идем – (я) хвастался
әрли – ругает
тынычландыра – успокаивает
киләсе елга – на следующий год
буаз – жерёбая
юкка – понапрасну
колынлады – родила
әллә кайчан әзерләгән – давно приготовлено
әрләштек – поругались

Колын итен бүреләр бик яраталар икән, Фәхриләрнең матур бер колыны бар иде. Төнлә шуны бүре яралаган, ди. Кичә шуны ишеттем дә, әтидән сорамыйча бияне алырга бардым. Әмма ул кайтмады, теләмәде.

Мин кайттым да еладым:

— Әти, аны йортта гына асрыйк… Мин аны үзем карыйм, — дидем.

Әти риза булмады:

— Ашатырга азык юк. Бернәрсә дә булмас, шунда, болында, елгада йөрсен, — ди. Авыл янындагы болынга бүре килми ул, — ди.

Мин риза булдым.

Тавык ояларыннан йомырка урладым, шырпы алдым һәм малайлар белән болынга киттем.

Көн матур. Язгы кояш нуры минем күзләремә карый, ул, ахрысы, минем шатлыкны сизәдер.

СЛОВА:

яралаган – ранил​
ишеттем – услышал
сорамыйча – не спросив
теләмәде – не захотел
асрыйк – будем держать
азык – еда
болын – луг
урладым – украл
шырпы – спичка
кояш нуры – солнечный луч
ахрысы, сизәдер – кажется, чувствует

Мин бер атуда ике куянны алмак булам: бияне дә сакларга, балык та тотарга. Малайлар балык тотарга Кондызлы күл ягына чакыралар:

— Анда әйбәт, зур чуртаннар, алабугалар да эләгә… — ди.

Мин анда барырга риза булмадым, бияне калдырырга теләмәдем. Малайлар да минем белән калдылар.

Кармакларны, селәүчәннәр, икмәкләр, йомыркалар, шырпыларны алдык та Өзән елгасына чаптык…

Алабугамы, сазанмы эләгер, буш кайтырбызмы — миңа алары мөһим түгел. Минем уйларым – бия һәм аның колыны турында.

Без авылдан чыкканда, көн матур, җил юк иде. Болында безгә кошлар сайрады. Минем булачак колынымның әнисе нәрсәдер уйлый кебек тоелды. Биям, син нәрсә турында уйлыйсың? Аны күргәч, малайларның берсе әйтә: «Айгыр булыр», ди; берсе «Бия булыр», ди… Миңа барыбер, тик исән-сау булсын иде.

Йомыркаларны ашадык, кармакларны җыйдык та өйгә кайтырга кузгалдык.

Малайлар һәрберсе ун-унбиш балык тотканнар.

Бия һаман шул хәлендә: ашамый, урыныннан кузгалмый, тик кенә тора. Ниләр уйлый икән минем бурлы биям!?

СЛОВА:

бер атуда ике куянны алмак – поймать двух зайцев​
кондыз – бобёр
күл – озеро
чуртан, алабуга – щука, окунь
кармак – удочка
селәүчән – червяк
чаптык – побежали
мөһим түгел – неважно
кошлар сайрады – пели птицы
булачак колын – будущий жеребёнок
тоелды – показалось
кузгалдык – тронулись
шул хәлендә – в том состоянии

Өйдә бер табак бәрәңге пешергәннәр. Үземнең авыз тулы, үзем һаман бия турында сөйлим.

Әнкәй бер көлә, бер ачулана:

– Синең торсаң – шул, ятсаң – шул, – ди.

Шул вакыт күрше малае килде дә:

– Закир! Закир! Сөенче! Бурлы бияң колынлады, – диде.

Мин шунда ук йөгердем.

Әти янына бардым да:

– Әткәй, әткәй, әйдә тизрәк, бия колынлаган, – дип кычкырдым.

Гаҗәп яратам мин әткәйне! Ул ачуланмады, урыныннан торды да минем белән китте.

Без әткәй белән Өзән елга буена колынны алырга киттек.

СЛОВА:

бер табак бәрәңге – целое ведро картошки​
тулы – полный
Синең торсаң – шул, ятсаң – шул. – Встанешь – это (на уме), ляжешь – это.
сөенче – радостная новость
гаҗәп яратам – страсть как люблю

Браво, если вы добрались до конца текста! Для самых стойких предлагаем пройти тест по пониманию текста и усвоению лексики.

Тест: Алмачуар

Начните тест

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

Алмачуар На Русском Языке Краткое Содержание 3,1/5 3860reviews

Срок от 3 часов! Без посредников и переплат! Галимжан Ибрагимов. Алмачуар Они должны позволить сформировать содержание общего. Алмачуар i Ярый, бара торгач, мин дә бер теләгемә ирешәм, ахрысы! — Алмачуар тай булмас, — дип. Скачать: разработка урока по татарской литературе на тему справедливость в рассказе.

Рядом с ней стояло еще несколько человек, один из них, похожий на русского, чем-то поил меня и, качая головой, говорил: — Вот до каких бед. Алмачуар на русском языке краткое содержание.

Алмачуар Краткое. Ибрагимова на татарском языке и имеющиеся. Ибрагимова Алмачуар на русском языке.

Краткое содержание рассказа. Быстрый и удобный перевод слов и фраз с татарского языка на русский. Igra Zuma Deluxe Skachat . Ваш незаменимый. Ибрагимова Алмачуарна русском языке. Краткое содержание. Алмачуар анын йорэгендэ жиргэ.

Достоинство воды на казахском языке.Пожалуйста помогите. Фанавиль Галиев. Легенда по произведению Г.

Ибрагимова“Алмачуар” Премьера состоялась 17. У всех-то она на языке. Старушки ласково. Сам косить толком не может, а языком трепать — нет равных, будто шайтан в рот ему плюнул!

Рядом с ней стояло еще несколько человек, один из них, похожий на русского, чем-то поил меня и, качая головой, говорил: — Вот до каких бед. Рассказ Г.Ибрагимова «Алмачуар»(на русском языке – » Чубарый») есть в фонде отдела татарской и краеведческой литературы (ул. Кремлевская, 33; тел.:292-70-35) в сборнике произведений. Красные цветы: Роман, повесть, рассказы. — Казань: Тат.кн.изд-во, 1987. Тогда он сгруппировал вокруг себя талантливых переводчиков с европейских языков.

Во многих переводах удачно сочетались и смысловая точность, и выразительность русского языка, и сохранение стилистического своеобразия подлинника. Они поставили перед собой новаторскую задачу: видеть.

Примерная программа по татарскому языку для общеобразовательных организаций с обучением на русском языке. Содержание программы отобрано с учётом того, чтобы учащиеся могли через учебный процесс » открывать окно в другой мир», чтобы это всё способствовало более полному. Сегодня будем читать онлайн американских писателей: О.

Читать рассказы можно на русском и английском языках. Первоначальное образование получил в сельском медресе и начальной русской школе. В 1906—1908 годы в Уфе он обучался в медресе «Галия». Первый рассказ Ибрагимова «Изгнание Заки-шакирда из медресе» появился в 1907 году в газете Эль-Ислах. Среди первых рассказов «Жертвы любви».

/ Вопрос: Переводите текст алмачуар на русский Переводите текст алмачуар на русский Ответы: Лето прошло, за ним и осень. Наступило время дождей и слякоти. Как-то накануне Покрова дня я проснулся раньше. Обычного, но поленился встать.

Откуда-то доносились торопливые голоса людей. Вдруг отчего-то тревожно стало биться сердце. Я прислушался. Отец с матерью шепчутся за занавеской. В их голосах тревога — то ли боятся чего-то, то ли горюют. Что они хотят утаить?

Ничего не понимаю. — Ты постарайся, чтобы он ничего не узнал! — сказал отец и, перекинув через плечо аркан, который держал в руке, быстро вышел. Я испугался еще больше. — Что случилось, мама, что случилось? — спрашиваю я, уцепившись за ее подол. — Ничего не случилось, ничего, сынок.

Тебе еще рано вставать, полежи. Сейчас я затоплю печь, испеку блинов. Как самовар закипит, разбужу тебя к горячим блинам. Душа моя не успокоилась. Хоть я и лег, но сон уже не приходил. Мать осталась что-то жарить у печки, а я кое-как оделся и вышел на улицу.

Навстречу шел Апуш: — Эх, брат! Счастливый ты — жив остался. Я был ошарашен: — Что? Что случилось? У Апуша глаза полезли на лоб. — Эх ты, куриная голова!

Ничего не знаешь? Сегодня на гору явилась целая стая волков. Четырех жеребят удушили и выпили кровь. Твой Чубарый жив остался, только поранили слегка. В голову что-то ударило, язык отнялся, я застыл на месте и не мог вымолвить ни слова. А Апуш говорит: — Глупый, чего стоишь? Вон их везут, — и показал вниз, в сторону моста.

Статьи
0

Свежие записи

  • Я провокатор
  • Программирование музыки
  • 10 иллюзий
  • Как запомнить прочитанное?
  • Как заработать имея машину?
  • Кабачки жареные
  • Книги про компании
  • Развитие ответственности
  • Как без циркуля нарисовать круг?
  • Инфоцентр вконтакте

Архивы

  • Октябрь 2020
  • Сентябрь 2020
  • Август 2020
  • Июль 2020
  • Июнь 2020
  • Декабрь 2019
  • Ноябрь 2019
  • Октябрь 2019
  • Сентябрь 2019
  • Август 2019
  • Июль 2019
  • Июнь 2019
  • Февраль 2019
  • Январь 2019
  • Декабрь 2018
  • Ноябрь 2018
  • Октябрь 2018
  • Сентябрь 2018
  • Август 2018
  • Июль 2018
  • Июнь 2018
  • Май 2018
  • Апрель 2018
  • Март 2018
© Copyright 2020 Глазурь и кофе. All Rights Reserved. The Ultralight by Raratheme. Powered by WordPress .